«Татар-информ» агентлыгы фотографын Татарстан Югары суды рәисе бүләкләде

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан район һәм шәһәр судлары рәисләре киңәшмәсендә Татарстан Югары суды рәисе «Татар-информ» агентлыгы фотографы Салават Камалетдиновка диплом тапшырды.

Салават әлеге дипломга, мәгълүмат чараларында суд системасын иң яхшы яктыртучыны ачыклау максатыннан үткәрелгән Х Республика бәйгесендә катнашып, лаек булды.

Салават Камалетдиновка КФУ студенты, Чад Республикасы гражданинын үтерүдә гаепләнгән скинхедның фотосы өчен диплом бирделәр. Ул фотоны Роман Хәлилов кулга алынган көнне – 2017 елның 10 мартында төшергән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International