Күренекле журналистлар турында китап дөнья күрде

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

«Кызыл таң» газетасының күренекле журналистлары турында “Кызыл таң” шәхесләре” дигән китап дөнья күрде. Бу хакта "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул гәзитнең 100 еллык юбилее уңаеннан басылды. Авторы – Фәрит Фаткуллин.

Абруйлы басманың 90 еллыгына “Кызыл таң” энциклопедиясе”, 95 еллыгына фотоальбом чыгарылган иде.

“Кызыл таң” шәхесләре”ндә гәзит чыга башлаганнан алып эшләгән күренекле кешеләр, тарихи фактлар, кызыклы һәм фәһемле язмалар белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International