"Татар-информ” журналистлары Россельхознадзор үткәргән бәйгедә җиңде

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе “Электрон ветеринария сертификаты. Продуктлар куркынычсызлыгы һәм сыйфатының яңа дәрәҗәсе” бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре дә бар.

Агентлыкның татар редакциясе корреспонденты Чулпан Шакирова “Иң яхшы интернет-язма” номинациясендә беренче урын алды. “События недели” газетасы редакторы Аяз Исмәгыйлев эпизоотик чараларны кисәтүгә багышланган язмалар өчен бүләкләнде.

“Электрон ветеринария сертификаты. Продуктлар куркынычсызлыгы һәм сыйфатының яңа дәрәҗәсе” бәйгесе быел беренче тапкыр үткәрелде. 2018 елның 1 гыйнварыннан терлекчелек продуктларын ветеринарлар тарафыннан тикшерелгәнлеккә документ электрон формада гына биреләчәк. Бәйгенең максаты: электрон сертификат турында журналистлар тарафыннан күбрәк яктырту һәм халыкка җиткерү.

Пилот программа буларак кергән дәвердә үк, Татарстан “Меркурий” системасына зур теләктәшлек күрсәтә. Бүген ул - электрон сертификатлар куллану буенча Россиянең 85 төбәге арасында икенче урында.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе игълан иткән бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:

“Иң яхшы телевизион сюжет” номинациясендә “Биектау ТВ” телерадиокомпаниясе журналисты Алия Хөснетдинова, “Иң яхшы радиорепортаж” номинациясендә ГТРК “Татарстан” компаниясенең шеф-редакторы Рәзин Нуруллин, “Иң яхшы язма материал” номинациясендә “Республика Татарстан” газетасының авыл тормышы бүлек мөхәррире Фәридә Якушева һәм “Шәһри Казан” журналисты Зөһрә Садыйкова да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International