“Татар-информ” Татарстан Милли музееның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

“Татар-информ” корреспондентына музейларның киң эшчәнлеген яктырткан өчен Мактау грамотасы тапшырылды.

 Мәдәният темасын яктырткан журналистларны Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова каһарманнар, дип атады.

Татарстан Милли музеенда 2017 елга эш нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды. Анда Татарстан Милли музеның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, музей хезмәткәрләре һәм республика журналистлары катнашты. Музейчылар журналистлар өчен махсус экскурсия оештырды. Музей проектларын яктыртучы каләм әһелләре Бөек революциянең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган “Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел” һәм Яңа елга багышланган “Уенчыкларның тылсымлы иле” дигән күргәзмәләр белән танышты.

“Мәдәният темасын яктыртучы журналистларны каһарманнар, дип атар идем, - ди Гөлчәчәк Нәҗипова. – Бу тема чыннан да матди байлык китерми. Шулай да газета укучыларга рухи байлык бирә, дип уйлыйм. Рухи кыйммәтләр турында беркайчан да онытырга ярамый. Мәдәният өлкәсендә музей иң демократив өлкә. Безнең ишекләребез һәрвакыт ачык. Шәхсән мин музей эшчәнлегенә моннан 30 ел элек килгән идем. Ул вакытта, бер төрлерәк кенә эшли иделәр. Заманалар үзгәрә, ядкарьханәләрдә дә эш алымнары тамырыннан үзгәрде. Зур проектлар, төрледән-төрле чаралар оештырабыз. Балалар өчен дә, өлкәннәргә адресланган интерактив проектлар бездә уза. Сез шуларны халыкка җиткереп барырга ярдәм итәсез. Безнең музейлар хәзер социаль челтәрдә актив. Сез дә бу җәһәттән безгә ярдәм итәсез”.

Музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова матбугат хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады. Шулай ук, тарих һәм музей проектларын яктыртып баручы газет, журнал, телевидение, радио һәм электрон сайт хезмәткәрләренә Мактау кәгазъләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Милли музейның Рәхмәт хатына лаек булды. Музейлар эшчәнлеге төрле яктан яктырткан өчен “Татар-информ” агентлыгының хәбәрчесе Мөршидә Кыямовага Мактау кәгазе тапшырылды.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән без күптәннән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, - ди Гөлчәчәк Нәҗипова. – Агентлыкның генераль җитәкчесе Шамил Садыйков җитәкләгән коллектив һәрвакыт безнең проектларны яктыртуда ярдәм күрсәтә. Матбугат очрашулары оештырганда да, алар безнең алыштыргысыз партнерларыбыз. Һәр ике телдә дә оператив рәвештә яңалыклар халыкка җиткереп барыла”.

Журналистларны котларга Кыш бабай килгән иде. Матбугат хезмәткәрләренә яңа елда яңа үрләр теләде ул. Музейда эшләүче талантларның махсус музыкаль чыгышлары очрашуга бәйрәм рухы өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International