«Республика Татарстан» газетасы республика буенча ваклап сату нокталарын киңәйтергә ниятли. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм мили мәсьәләләр комитеты утырышында газетаның баш мөхәррире Александр Латышев сөйләде.
Утырышның көн тәртибенә 2017 елның 27 гыйнварыннан Дәүләт Советы Президиумының «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары редакцияләре эшчәнлеге турында» карары үтәлеше мәсьәләсе куелган иде.
«Республика Татарстан» редакторы Александр Латышев вакытлы матбугатка гомуми тираж кимесә дә, беренче яртыеллыкта газеталарының тиражы сакланганын әйтте. Аның әйтүенчә, газетаны ваклап сату гомуми тиражның 50 процентын тәшкил итә. «Редакция үз көче белән газетаны Казанда 75 ноктага тарата. Чаллыда 13, Түбән Камада 10 ноктада сатыла. Хәзер Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Алабугада сатуны планлаштырабыз», - дип белдерде Александр Латышев.
Баш мөхәррир әйтүенчә, газета сайтына ай дәвамында керүләр саны 120 меңгә җиткерелгән. «Безнең сайтның бәясе, Госсайт бәяләмсе буенча, узган ел башыннан 2,6 млн сумнан 3,5 млн сумга кадәр арткан», - диде.
Александр Латышев редакциядә уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сум булуын билгеләп узды. Аның фикеренчә, бу бик аз. Редакциядән 80 мең сум акча түләнә торган башка урынга китүчеләрне берничек тә тотып калып булмавын әйтте.