Быел «Ватаным Татарстан» газетасы үз сайтын яңартырга җыена. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сүз барды.
Утырышта 2017 елның 27 гыйнварыннан Дәүләт Советы Президиумының «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары редакцияләре эшчәнлеге турында» карары үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды. Билгеле булганча, алар республика Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә куелган.
«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров тиражны саклап калу юнәлешендә зур эш башкарылуын билгеләп узды. Укучыларның хатларына җавап бирү, хаттагы проблемалар буенча урыннарга чыгу, укучылар арасында төрле конкурслар уздыру матур традициягә әйләнгәнен билгеләп узды. Бу нисбәттән, социаль челтәр мөмкинлекләре эшкә җигелүен әйтте. «Мультимедиа тормышка киңрәк үтеп керү белән бәйле рәвештә, газета укучыларына тансык жанрлардагы материалларга урын бирелә. Һәр санда шундый 5-6 материал табыла», - диде Миңназыйм Сәфәров.
Баш мөхәррир газетаның төрле проектларда катнашуын, «Кайсыгызның кулы җылы?» сәхифәсендә мохтаҗларга ярдәм йөзеннән, эстрада артистлары белән хәйрия концертлары оештырылуын билгеләп узды. «Газетаның алдагы юбилей кичәсен дә хәйрия концерты буларак оештырыга исәплибез. Проектыбызны Татарстан Президенты да хуплады. Элек үткән концертларда мохтаҗларга 1 млн сумнан артык акча җыелды. Әлеге эшебезне дәвам иттерәчәкбез», - диде.
Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт оештырган матбугат чарасы буларак, «Ватаным Татарстан» дәүләт учреждениеләре һәм органнары эшен тирән яктыртуны үзенең миссиясе дип саный. «Быелның 12 мартында «Ватаным Татарстан» газетасы чыга башлауга 100 ел тулу датасын билгеләп үтәргә җыенабыз. Бу уңайдан без Татарстан Президентына редакциянең техник базасын яңарту, әзерлекле кадрлар булдыру өчен матди ярдәмгә өмет итәбез», - диде. Газетаның 100 еллык юбилеена бүлеп биреләчәк акчага сайтны яңарту эше планлаштырылуын әйтте.
«Соңгы вакытта реклама кимүе зур йогынты ясый. Шуның өчен без алга таба газетаны ваклап сату эшен киңәйтә алмыйбыз. Бүген ваклап сату тиражыбыз 1,5 мең - 2 мең тәшкил итә. Карарда махсус әдәби редактор штатын булдыру пункты бар иде, әмма бу пунктны редакция әлегә гамәлгә ашмаслык дип саный. Беренчедән, материаллар һәркайсыбызга билгеләнгән: баш мөхәррир, урынбасар, корректор, дежур мөхәррир. Икенчедән, без төрле белгечләрне чакыртып, редакция өчен мастер-класслар уздыруны гамәлгә керттек. Штаттан тыш авторларның гонорар күләмен арттыру шарты да әлегә шул килеш кала, чөнки редакциянең матди хәле яхшы түгел. Реклама елдан-ел кими, бюджет күләме дә шул килеш кала, ә кәгазь бәясе, бастыру чыгымнары артуга бара. Редакциядәге уртача хезмәт хакы 25 мең сум. Әлегә республикадагы уртача хезмәт хакыннан калыша», - дип белдерде Миңназыйм Сәфәров.
«Урындагы җитәкчеләр безгә укучылар белән очрашулар өчен шартлар тудыра. Шундый очрашуларның берсен Әтнә районында үткәрдек. Очрашуга килгән укучыларның төп соравы – үзебезнең почтальон кайчан булыр?» - дип билгеләп узды баш мөхәррир. Аның сүзләренчә, моңарчы 4-5 газета алдырып килгән хуҗалыклар хәзер моннан баш тартырга мәҗбүр. Атнага бер тапкыр район газетасын да алдырмаска булганнар. Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, бу хәл Әтнәгә генә хас түгел, башка районнарга да колач җәя. «Безгә моны ничек тә хәл итәргә кирәк. Басма газеталарның көне санаулы дип үлем вәгъдә итүчеләр бар. Ләкин без халыкка бер яклы гына мәгълүмат бирү яклы түгел, кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышачакбыз», - диде.
"Татарстан почтасы» директоры урынбасары Светлана Гришина хат ташучылар эше авыр һәм аларны теге яки урыннарга билгеләп кую кыен булуын билгеләп узды. Авыллар арасында йөрү пенсионерларга читенгә туры килүен әйтте. Бу мәсьәләдә чыннан да проблемалар булуын таныды.
Депутат Артем Прокофьев «Ватаным Татарстан» газетасының сайты мөшкел хәлдә булуын билгеләп узды. Укучыларны җәлеп итү өчен аны яңартырга кирәклеген әйтте. «Социаль челтәрләрдә дә эш сүлпән бара. Яңалыклар төнге 2-3 тә куела. Моны үзгәртергә кирәк», - дип киңәш итте депутат «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары баш мөхәррирләренә.