Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Уфадагы "Эхо Москвы" радиосында "Татарча сөйләшәбез" рубрикасы эшли башлады
2018 елның 6 феврале, сишәмбе
“Эхо Москвы” радиосының Башкортстандагы корпунктында “Татарча сөйләшәбез” тапшыруы чыга башлады. Бу рубрикада, Башкортстанда булган актуаль яңалыкка бәйле рәвештә, сүз, сүзтезмә, җөмлә рус теленнән татарчага тәрҗемә ителә. “Эхо Москвы” радиостанциясенең Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендәге корпункты шеф-редакторы Максим Курников – бу тапшыру идеясенең авторы. “Говорим по-татарски” рубрикасын” без башта Оренбургта башлап җибәрдек. Тыңлаучыларның хуплавын ишеткәч, Башкортстан башкаласында да эшләргә булдык”, - дип аңлатты ул. Уфада бер ел “Башкортча сөйләшәбез” рубрикасы эшләгән иде. “Башта, әлбәттә, төрле фикерләр ишетелде. Әмма хәзер рәхмәт сүзләре ешрак яңгырый. Чөнки, әйтик, машинада барганда радионы тыңлаучы, әмма туган телен белмәгән татар кешесе кызыклы яңалыкның татарчага тәрҗемәсен ишетә икән, ул аны исендә калдырачак. Хәзер “Татарча сөйләшәм” рубрикасын Мәскәүдәге үзәк радиостанциягә җибәрү буенча сөйләшүләр алып барыла”, - диде Максим Курников. Тапшыру Уфаның “Ихлас” мәчете белән бергә алып барыла. Мәчетнең Яшьләр шурасы рәисе Альфред Дәүләтшин бу тәкъдимне шатланып кабул итүен әйтте. “Башлыча, уңай сүзләр генә ишетәбез. Әмма берничә тәнкыйть сүзе дә ишеттек. Кайбер сүзләрне аңлаешсыз тәрҗемә итәсез, гадиләштерергә кирәк, диләр. Ләкин, дини оешма буларак, һәр җөмләне хикмәт белән тәрҗемә итәргә, татар телендәге сүзне генә түгел, хәтта моңын да сакларга тырышабыз. "Эхо Москвы" радиосына рәхмәтлебез! "Говорим по-татарски" Уфада татар теленә багышланган бердәнбер тапшыру, бүтән теле-радиокомпаниялар бу өлкәдә мактана алмыйлар. Һәм бу тапшыру Уфа халкын бик кызыксындыра дип уйлыбыз”, - диде ул. "Татарча сөйләшәм " рубрикасынын аналоглары шулай ук башкорт һәм яһүд телләрендә чыга. Тиздән Башкортстанда булган вакыйгаларны украин, мари һәм чуваш телләрендә дә яңгыратырга ниятлиләр. Мәсәлән, 25 гыйнварда булган тапшыруда “расцеловать” сүзе тәрҗемә ителде. Бу сүз шул көнне еш яңгыраган фразага бәйле рәвештә каралды. "Владимир Путин заявил, что готов расцеловать сотрудника УМПО, предложившего награждать трудовые коллективы" җөмләсе “Владимир Путин хезмәт берләшмәләрен бүләкләүне тәкъдим иткән УМПО эшчесен кат-кат үбәргә әзерлеге хакында белдерде”, дип тәрҗемә ителде.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/05/157255/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2027 елда Татарстан Республикасында социаль әһәмияткә ия әсәрләр исемлеге кысаларында бастырырга тәкьдим ителәчәк әсәрләрне кабул итә башлады
Әсәрләр 2026 елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.
Сәлимгәрәев: Журналистика - иҗтимагый аңны ныгыту миссиясен дә үти
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан медиа берләшмәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.
Сәфәров: Мәгълүмат чаралары көн тәртибен генә түгел, иҗтимагый кәефне дә формалаштыра
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә котлау телеграммасы юллады.
Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугат көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннарын Россия матбугат көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз