Төп герой Шаянның дусларының берсе үрнәк кыз Биби, каналның җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова булачак.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. "17 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка татар телендә балалар каналы проекты тәкъдим ителде. Татар телендә эшләүче "Шаян ТВ" республика телевизион балалар каналы 1 февральдә "ТНВ Татарстан" һәм ТНВ "Планета" телеканалларында эшли башлаячак. Аның төп максаты - белем бирү һәм татар телен, мәдәниятен тарихын популярлаштыру", - дип "Яңа гасыр" каналы җитәкчесе Илшат Әминов.
Әминов сүзләренчә, "Шаян" каналы редакциясе "Болгар" радиосы бинасында эшләячәк. Каналда 20 дән артык оригиналь программа, уен-шоулар, мультипликацион фильмнар урын алачак. "Телевизион тапшыруларны карау буенча яшь һәм психологик үзенчәлекләре истә тотып, түбәндәге яшь категорияләренә бүлдек: 3-7 яшь, 7-11 яшь, 11-15 яшь", - диде генераль директор.
Яңа каналны балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе башлыгы Рамилә Сәхабетдинова җитәкләячәк.