«Шәһри Казан» журналисты – җиңүче!

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә “Электрон ветеринария сертификаты. Продуктлар куркынычсызлыгы һәм сыйфатының яңа дәрәҗәсе” бәйгесенә йомгак ясады.

Җиңүчеләр арасында “Шәһри Казан” газетасы журналисты Зөһрә Садыйкова да бар. Ул “Иң яхшы басма материал” номинациясендә беренче урынны алды.  

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов журналистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Әлеге бәйге быел беренче тапкыр үткәрелде. 2018 елның 1 гыйнварыннан терлекчелек продуктларын ветеринарлар тикшерүе турындагы документ электрон формада гына биреләчәк.

Бәйгенең максаты электрон сертификат турында журналистлар тарафыннан күбрәк яктырту һәм халыкка җиткерү иде. Безнең эшчәнлекне һәрдаим яктыртып, ярдәм итеп килүегез өчен рәхмәт сезгә”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International