Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Әсгать Сәфәров журналистларга: Халыкның республиканы нинди итеп күрүе сездән тора
2018 елның 12 гыйнвары, җомга
Иртәгә, 13 нче гыйнвар – Россия матбугаты көне уңаеннан, бүген Татарстанның Журналистлар берлегендә бәйрәм чарасы узды. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, тарихка күз салып, 90 нчы еллар башында Россия Журналистлары берлегенең Россия матбугаты көнен гамәлгә кую нияте белән чыгуын искәртте. “Архивларда эзләнеп, алар Петр I нең “Ведомости” газетасының беренче саны 1703 елның 13 нче гыйнварында чыкканын ачыклый. Россия Федерациясе Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1991 елдан башлап бәйрәм билгеләп үтелә башлый. Татарстанда инде бу традициягә әйләнде”, – дип, ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикләүләргә нигез салучы булуын, аннары Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның журналистларның һөнәри бәйрәмнәрендә һәрдаим катнашуын билгеләп узды. Ә бүген исә каләм ияләрен Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәбрикләде. “Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика җитәкчелеге исеменнән Россия матбугаты көне белән котлыйм. Авыр һәм җаваплы эшегез һәрвакыт уңышлы барсын!” – дигән теләкләреннән башлады чыгышын. “Биредә иң иҗади, ординар булмаган кешеләр җыелган. Сезгә республика тормышын объектив яктыртканыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез безнең игътибарны да көнүзәк мәсьәләләргә юнәлтәсез, без кабул итә торган карарларның мәгънәсен халыкка җиткерергә булышасыз. Халыкның республиканы ничек күрүе, Татарстанның илдә һәм халыкара киңлектә ничек тәкъдим ителүе күбесенчә сездән тора. Бурычыбыз бер: республика халкы иминлеге бәрабәренә хезмәт кую”, - дип белдерде Әсгать Сәфәров. Президент Аппараты җитәкчесе быел Татарстан Журналистлар берлегенең 100 еллыгы уздырылуын билгеләп үтте. “Узган гасыр эчендә ул безнең республиканың абруйлы, иҗади берлеге булуга иреште. Заманча мәгълүмати сәясәткә, журналистларның һөнәри яктан үсешенә саллы өлешен кертте. Бүген Журналистлар берлеге - илебездә аеруча куәтле берләшмәләрнең берсе, күп кенә проектларыгыз федераль дәрәҗәдә дә бәяләмә таба. Моның өчен сезгә карата хөрмәтебез зур”, - диде. Әсгать Сәфәров бу елның төрле вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды. “Иң төп иҗтимагый-сәяси вакыйга – Россия Президентын сайлау. Иң мөһиме – сайлаулар закон кысаларында, барлык нормаларга буйсынып узарга тиеш. Без сездән халыкны сайлауда катнашу мөһимлегенә күндерүдә ярдәмегезне сорар идек”, - дип мөрәҗәгать итте ул. Моннан тыш, Әсгать Сәфәров футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачагын искәртте. “Бу - республиканың халыкара аренада үзен тагын бер тапкыр күрсәтүгә шансы. Бу - зур бәйрәм, мавыктыргыч вакыйга”, - диде. Яңа ел белән, матбугат көне белән тәбрикләп, иҗади уңышлар, һөнәри үсеш теләде. Алга таба берничә матбугат чарасы вәкилләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары – татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Оператор Яков Абрамовка "Татмедиа" республика агентлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/12/155911/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
23
гыйнвар, 2026 ел
«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» әдәби бәйгесе «Роман» номинациясе белән тулыландырылды
Татарстанда 2026 елда «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының форматын киңәйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз