Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Рөстәм Миңнехановка татар телендә балалар өчен телеканал проектын тәкъдим иттеләр
2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген татар телендә балалар каналы проектын тәкъдим иттеләр. Презентация Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Проектны “Яңа гасыр” («ТНВ») телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов тәкъдим итте. Татар телендәге “Шаян” балалар каналы 3 яшьтән алып өлкәнрәк балалар аудиториясе өчен каралган. Канал кысаларында татарчага тәрҗемә ителгән популяр анимацион фильмнар трансляцияләнәчәк. Презентациядә яңа канал өчен әзерләгән тапшырулардан өзекләр, анда алып баручылар ролендә балалар, мөльтфильмнарлан өзекләр һ.б. тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар телеканал контенты, трансляция вариантлары, шул исәптән кабельле ТВ аша трансляцияләү мөмкинлеген карады. Проект буенча канал тәүлек буена эшләргә мөмкин. Программалар субтитрлар белән дә булырга мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар өчен татар телендә мондый каналга ихтыяҗ бар, дип билгеләп үтте. Каналның беренче елда тәүлек буе эшләве мәҗбүри түгел, дип фикере белән уртаклашты ул. Презентациядә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Яңа гасыр” («ТНВ») телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе директоры Леонид Толчинский һәм башкалар катнашты.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/17/156257/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанның җыелма командасы «Полиграфия технологияләре» буенча җиңү яулады
Новосибирск шәһәрендә «Профессионаллар» чемпионатының юниорлар өчен «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча йомгаклау (регионара) этабы төгәлләнде
2
апрель, 2026 ел
Илдар Миргалимов: Ясалма фәһем медиаландшафтны үзгәртә
Ясалма фәһем яшь буын арасында популяр, бигрәк тә 25 яшьтән яшьрәкләр арасында.
РВФ 2026 кысаларында Казанның төп җитештерү һәм фәнни объектларына техник визитлар узачак
Программада – Иннополис шәһәренә, Казанның эре технопаркларына, университет лабораторияләренә һәм югары технологияле производстволарга бару.
1
апрель, 2026 ел
«Татмедиа»да дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация күтәрү программасы кысаларында укулар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз