“Татарстан” журналының әдәби премиясе җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

“Татарстан” журналының әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды.  Бәйге Гран-приен Татарстан авторлары Гадел Хәеров һәм Айгөл Габдрахманова алды.

Бәйгенең төп призы – китап бастыру. Һәр җиңүче танылудан тыш, авторлык гонорарын да алачак. Яшь язучыларның әсәрләре киләсе елда басылып чыгачак, дип сөйләде “Татар-информ” корреспондентына Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

“2018 ел планы расланган инде. Хәзер без авторлардан кулъязмалар көтәбез, аннан эксперт советы басманың тиражын билгели, аннан әзерлек эшләре башлана”, - дип аңлатты ул.

Бәйгедә барлыгы 25 әдәбиятчы катнашкан. Аларның өчесе Россиядән читтә: Казахстанда, Украинада һәм Беларуссиядә яши. Рус телендә 15, татар телендә ун кулъязма кергән. Татар телендәге язмалар хатын-кызлардан, дип билгеләп үтте “Татарстан” журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина.

Бәйге 2017 елның гыйнваренда игълан ителгән була. “Татарстан” журналы аны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә уздыра. Гран-при рус һәм татар телендәге ике яң яхшы язмага тапшырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International