“Туганайлар” газетасы беренче тапкыр “Идел-Пресс” типографиясендә басылды

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу атнада “Туганайлар” газетасы беренче тапкыр “Идел-Пресс” типографиясендә басылды. Бу хакта “Туганайлар” газетасының рәсми сайты хәбәр итә.

“Бүген “Туганайлар” газетасының 2018 елның беренче саны дөнья күрде. Безнең өчен бу тарихи вакыйга. Чөнки, “Туганайлар” газетасы беренче тапкыр Казан шәһәрендә “ТАТМЕДИА” филиалы “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында басылды. Моңа кадәр газетабыз Яр Чаллы каласының “Глагол” типографиясендә басыла иде”,  - дип яза керәшен газетасында эшләүче коллегалар.

“Чаллыда басылган газета укучыларына атна-ун көндә генә килеп җитә иде. “Идел-Пресс” типографиясенә күчү, бу уңайсызлыкларны бетерү өчен эшләнелде. Хәзер “Туганайлар” үз укучысына тиз арада килеп җитәр, дип ышанып калабыз”, - ди коллектив. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International