Танылган тележурналистлар Россия укучылары һәм студентлары өчен онлайн-лекцияләр уздырачак

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Россия укучылары һәм студентлары өчен Медиа-мәктәп ачылачак. 25 гыйнвардан 15 мартка танылган тележурналистлар һәм спикерлар онлайн-лекцияләр уздырачак. Алар белән үзләренең тәҗрибәләре һәм осталыклары белән уртаклашачак. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Лекцияләр журналистика, тележурналистика, режиссура, блоггинг, фотосәнгать осталыгына багышланачак.

Лекцияләрдә катнашу өчен, 25 гыйнварга кадәр info.@mi-mir.ru почтасына гариза җибәрергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International