Марат Әхмәтов «Язылу бүләк ит» акциясенә кушылды

2017 елның 29 декабре, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татмедиа» үткәрә торган «Язылу бүләк ит» акциясенә кушылды.

Марат Әхмәтов әнисен «Сөембикә» журналына яздырды, дип хәбәр итте «Татмедиа» АҖнең Гаммәви-мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча департаменты.

«Язылу бүләк ит» акциясе инде берничә ел үткәрелә, анда теләгән һәркем катнаша ала. Акциягә танылган дәүләт, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре бик теләп кушыла. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International