«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы – Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында лидерларның берсе. Бүген «ТАТМЕДИА» җәмгыяте узып баручы елга нәтиҗәләр ясады һәм бер ел эчендә иң зур уңышларга ирешкән редакцияләрне бүләкләде.
«ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин «2017 ел лидеры» дипломын тапшырган бәхетлеләр арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков та бар иде.
«2017 елда бик җитди уңышларга ирештегез. Аеруча татар редакциясе зур үсеш кичерде», – дип искәртте Андрей Кузьмин.