Әлмәтнең “Знамя труда” газетасының махсус чыгарылышы космоска юл алды. Халыкара космик станциягә басманы Россия космонавты Антон Шкаплеров, шулай ук Америка һәм Япония астронавтлары Скотт Дэвид Тингл һәм Норисигэ Канаи алып барып җиткерәчәк. Бу хакта Instagramда novosti_almet аккаунтында хәбәр ителә.
“Йолдызларга табан алга!!!” диелгән Инстаграмдагы рәсем янында.
"Татар-информ" WorldSkills хәрәкәте әләме Халыкара космик станциягә җибәрелүе турында хәбәр иткән иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills әләмен космоска җибәрү безнең ил өчен истәлекле вакыйга дип атады.