Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
Акция Татарстан Министрлар Кабинетында традицион шимбә киңәшмәсе алдыннан оештырылган иде.
Киңәшмәдә катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре акцияне хупладылар һәм өлкәннәр йорты, инвалидлар интернаты, балалар йортлары, социаль үзәкләр һ.б. өчен 2018 елның беренче ярты еллыгына «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең рус һәм татар телендәге басмаларына язылдылар.
Аерым алганда, Алексей Песошин Кукмара мәрхәмәтлелек үзәге өчен “Салават күпере”, “Ялкын”, Сабантуй” журналлларына язылды.