Аксубай укучылары ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендәге республика бәйгесе җиңде

2017 елның 15 декабре, җомга

Аксубай укучылары ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендәге республика бәйгесе җиңүчеләре булдылар, дип яза җирле басма.

Шушы көннәрдә Казан Кремленең вәкилләрне кабул итү корпусында тантаналы бүләкләү чарасы булды. Бәйге берничә номинация буенча үткәрелде: “Намуслы яшәргә кирәк!“ иҗади эшләр бәйгесе, “Илемнең киләчәге – минем кулда!“ иншалар бәйгесе, “Ришвәтчелеккә – “ЮК!“ туган телдә инша-эссе бәйгесе. “Илемнең киләчәге – минем кулда!“ республика иншалар бәйгесе гран-приен Иске Мокшино гомумбелем бирү мәктәбеннән Ульяна Тарасова алды, җитәкчесе Елена Шугаева. Иске Мокшино мәктәбеннән Диана Лимонова (җитәкчесе Ольга Андриянова) – “Плакат“, Кәкре Күл мәктәбеннән Диана Медведева (җитәкчесе Татьяна Крайнова) – “Презентация“, Иске Савруш мәктәбеннән Екатерина Водышева (җитәкчесе Валентина Захарова) һәм Иске Ильдеряк мәктәбеннән Кристина Ефимова (җитәкчесе Вера Ефимова) “Чуаш телендә инша-эссе“номинацияләрендә җиңү яуладылар. Укучыларның барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International