“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Лилия Локманова (Хәсәнова) “Ришвәтчелек: журналист карашы – 2017” республика бәйгесендә “Интернет-басмаларда ришвәтчелеккә каршы мәкаләләрнең иң яхшы сериясе” номинациясендә икенче призга лаек булды.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов ришвәтчелеккә каршы темаларны яктыртучы журналистлар турында сөйләгәндә: “Еш кына массакүләм мәгълүмат чаралары язмалары җинаять эше кузгатуга караганда ким җәмәгать резонансы тудырмый”, – дип билгеләп үтте.
“Ә әлеге тема белән шөгыльләнүчеләр – үз эшләренең чын осталары”, – дип өстәде “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.