Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев “Язылу бүләк ит” акциясенә кушылды һәм Мәләкәс авылы җирлегендәге сигез инвалидка районның “Якты юл” – “Светлый путь” газетасын яздырды, дип хәбәр итә район газетасы.
Искәртеп үтик, ноябрь ахырында республикада “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин тарафыннан игълан ителгән хәйрия акциясе башланып киткән иде.
Акция кысаларында теләге булган һәр кеше Яңа елга кадәр аз керемле гаиләләргә, пенсионерларга, инвалидларга вакытлы матбугат басмаларын яздырып, бүләк ясый ала.