Республика СПИД-үзәге баш табибы «Язылу бүләк ит» акциясендә катнашты

2017 елның 1 декабре, җомга

СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча Республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин «Татмедиа» АҖ тарафыннан оештырылган «Язылу бүләк ит» акциясенә кушылды.

Нияз Галиуллин Татарстанның Югары Ослан районындагы ике социаль учреждениене ярты елга җиде басмага яздырды. Районның картлар интернат йортында тәрбияләнүчеләргә яңа елдан «Казанские ведомости», «Шәһри Казан», «Чаян» һәм «Сөембикә» басмалары киләчәк. «Островок надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр исә «Сабантуй», «Салават күпере» һәм «Казань» журналларын укый алачак.

Татарстанда «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе 24 ноябрьдә старт алды. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин меценатлар һәм битараф булмаган кешеләрне матбугатка язылу кампаниясендә катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International