«Большая книга» милли әдәби премия лауреатлары 12 декабрьдә билгеле булачак

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

«Большая книга» милли әдәби премия лауреатлары быел 12 декабрьдә билгеле булачак. Бу хакта Милли әдәби премиянең рәсми сайты хәбәр итә. Тантаналы чара Мәскәүдә Пашков йортында үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, уникенче сезонның ун финалчысы арасында Татарстанда туып үскән һәм рус телендә иҗат итүче язучы Шамил Идиатуллин да бар. Язучының «Город Брежнев» китабы премиягә дәгъва итә.

Җиңүчене Премиянең махсус жюрие - Әдәби академия билгели. Аның составында – язучылар, наширләр, тәнкыйтьчеләр, мөхәррирләр, журналистлар, эшмәкәрләр, иҗтимагый һәм һәм дәүләт эшлеклеләре.

«Большая книга»ның премия фонды - 5,5 млн. сум. «Литрес», Bookmate иһәм ReadRate электрон китапханәләре аша укучылар тавыш бирүләрендә катнашып җиңүчеләр дә истәлекле бүләкләр алачак.

Мәгълүмат өчен. «Большая книга» Милли әдәби премия 2005 елда гамәлгә куелды. Казан язучысы Гүзәл Яхина дебют китабы белән «Большая книга» Милли әдәби премиясендә катнашып һәм җиңү яулап танылу алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International