Татарстанда беренче мөселман каналы ачыла

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Казанда мөселман каналы эшли башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте.

“Тест режимында Интернетта тапшырулар алып барыла, - ди Ришат Хәмидуллин. – Мөселман каналын күпләр көтә. Әмма бу катлаулы проект. 2017 елның ахырына тәүлек буе эшли торган канал булачак, дип өметләнәбез. Хәзерге вакытта тапшырулар әзерләнә, кадрлар мәсьәләсе хәл ителә. Яңа елдан соң, кабель челтәренә күчәргә дә исәп тотабыз”.

Исегезгә төшереп узабыз, Казанда мөселман каналын булдыру мәсьәләсе Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайлангач кузгатылган иде. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, тапшырулар ике телдә бер тигез алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International