“ТАТАРСТАН” РАДИОСЫНЫҢ 90 ЕЛЛЫГЫНА 9 ТАРИХИ ФАКТ

2017 елның 3 ноябре, җомга

Быел “Татарстан” радиосы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Гыйбрәтле тарихи юл узган радио бүгенге көндә дә үз кыйбласына тугры калды.

Илдә радио инкыйлабы Казаннан башланган. 1921 елның 1 маенда Казанның хәзерге Ирек мәйданында телефоннан сөйләшүне көчәйтүче рупор куела. Ул хөкүмәт сәясәтен халыкка җиткерүче мөһим чарага әверелә. Берничә көннән “Известия” газеты бу хактагы хәбәрне бөтен илгә тарата: “Казан шәһәрендә инженер Чистовский уйлап чыгарган телефон көчәйткече эшләтеп күрсәтелде. Телдән газета рупор аша укылды. 

Театрның бер бүлмәсендә эшләп торган радио студиясе 1930 елда Карл Маркс урамындагы Татарстан Милли китапханәсе урнашкан өч катлы купшы бинага күчерелә. Ә 1939 елда исә, радио М. Горький урамындагы 15 йортка – совет чорында тулай торак хезмәтен үтәгән (сәүдәгәр Кекин биналарының берсенә) күчерелә. Бу фактны Ш. Усмановны халык дошманы дип кулга алу белән дә бәйлиләр. Коллектив бу бинада 2007 елга кадәр эшли. Ә аннан соң, “Татарстан” радиосы Ш. Усманов урамындагы бинага барып урнаша. 90 еллык тарихы булган коллективның ярым подвалда эшләп ятуы гына күңелне тырный. 1948 елдан сакланып килгән радио архивы материалларының совет чорында төрле сәяси шаукымнар аркасында юкка чыгарылганы, кайберләренең бөтенләй яндырылган булулары да мәгълүм. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International