“Арт-галерея.Казань” күргәзмәсе кысаларында журналистлар өчен оештырылган конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне котлау чарасы узачак

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 3 нче ноябрендә 14:00 сәгатьтә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Арт-галерея.Казань” күргәзмәсе кысаларында журналистлар өчен оештырылган “Россиядә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре” бөтенроссия фотоконкурсы һәм Интернет-мәгълүмат чаралары өчен республикакүләм конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне котлау чарасы узачак.

Конкурсларның оештыручысы – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Әлеге күргәзмәдә 2 нче ноябрьдан алып 6 нчы ноябрьга кадәр фотоконкурста җиңүчеләрнең эшләре дә күрсәтеләчәк.

Чарага җиңүчеләрнең Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килүе көтелә.

“Россиядә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре” бөтенроссия фотоконкурсы “2014 – 2020" елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Быел конкурска Россиянең 31 регионыннан 754 эш кабул ителде.

Интернет-мәгълүмат чаралары өчен республикакүләм конкурс «2014-2020» елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International