Быел газета-журналларга яздыру кампаниясе лидерлары булып Чечня Республикасы, Курск өлкәсе һәм Татарстан танылган. Саннар белән әйткәндә, бер мең кешегә Чечняда – 354, Курск өлкәсендә – 330, ә Татарстанда 282 басма туры килә, дип яза pochta.ru. Исемлектәге унлыкка Төньяк Осетия – Алания, Кострома, Брянск өлкәсе, Чувашстан, Алтай Республикасы, Ставрополь крае һәм Амур өлкәсе керә.
Яздыру кампаниясен популярлаштыру ниятеннән игълан ителгән «Игелеклелек агачы» хәйрия акциясе халыкны газета-журналлар укырга өндәүдә төп инструмент булып кала бирә дигән фикердә тора «Россия почтасы» хезмәткәрләре. Акция 2015 елдан бирле үткәрелә.