Казан халкы Президент китапханәсенең электрон фондыннан файдалана ала

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

24 октябрьдә Казанда Президент китапханәсе читтән торып куллана торган үзәкләр ача. Алар Татарстан Дәүләт архив уку заллары базасында урнаштырыла.

Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары уникаль документлар, архив материаллары, Президент китапханәсе китаплары белән таныша ала. Биредә 550 меңләп басма саклана.

Фонд материаллары арасында Татарстан тарихы документлары һәм китапларның электрон күчерелмәләре дә шактый.

Тематик коллекциядә Татарстанның XVI – XXI йөз башында иҗтимагый-сәяси, мәдәни үсешен, географик торышын күрсәткән төрле архив документлары, картографик материаллар, аудио- һәм видеоязмалар тәкъдим ителә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International