Милләтара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктыртучы ММЧсын билгеләү буенча «СМИротворец» IХ бөтенроссия конкурсы тәмамлана

2017 елның 6 октябре, җомга

Конкурс милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан «Милли сәясәтне тормышка ашыру» Россия Федерациясенең дәүләт программасы нигезендә Гильдия межэтнической журналистики ярдәмендә оештырыла.

Конкурс алты номинация буенча үткәрелә:

«Телевидение»,

«Радио»,

«Матбугат»,

«Интернет»,

«Балалар һәм яшьләр ММЧ»,

«Этнотуризм».  

Студентларның эшләре «Мультимедиа буыны» исемле махсус номинациядә карала.  

Идел буе федераль округы буенча конкурска материаллар 2017 елның 10 июленнән  10 октяберенә кадәр konkurs@nazaccent.ru электрон адресына яки почта буенча кабул ителә: 125009, Мәскәү шәһәре, Тверская урамы, 7 йорт, «Гильдия межэтнической журналистики», «СМИротворец-2017».

Конкурс положениесе конкурс сайтында http://concours.nazaccent.ru/2017/ урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International