"Корстон" комплексында "Күп йөзле Россия" ("Многоликая Россия") бәйгесе җиңүчеләрен котлаячаклар. Х Россиякүләм конкурста җиңүчеләр арасында Бурятия, Коми, Марий Эль, Саха (Якутия) Республикалары, Волгоград, Иркутск, Түбән Новгород, Самара, Смоленск, Тула, Томск, Төмән өлкәләре, Хабаровск крае, Мәскәү шәһәреннән журналистлар бар.
Конкурс кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән. Аларга Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге һ.б. тарихи урыннар буенча экскурсия оештырылачак.
Моннан тыш, танылган журналистлардан мастер-класс үткәрелә. Шуларның берсен танылган тележурналист, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары буенча үсеш советы әгъзасы Максим Шевченко уздырды. Журналистлар белән танылган каләм иясе мәгълүмати агымнар белән идарә итү хакында сөйләште. Аның фикеренчә, кайбер темаларга язганда кешенең язу сәләте булу җитә. Бигрәк тә уңай әйберләрне сурәтләгәндә. Икенчесе - конфликтлар, каршылыклар хакында язу. Монысы - иң авыры, ди Максим Шевченко. "Дин, тел, тән төсенә бәйле рәвештә генә каршылыклар булырга мөмкин түгел. Барлык каршылыклар да икътисади характерда була", - ди журналист.
Мисалга ул Тула өлкәсендә чегәннәр белән килеп чыккан хәлне китерде."Чегәннәр караклар, наркотиклар белән сату итә, алар начар, диләр. Тикшерә башласаң, эшнең җир мәсьәләсенә барып тоташуы ачыклана. Чөнки алар иң яхшы урында йортлар төзегән. Монда чегәннәр начармы, әллә җир яхшымы дигән сораулар туа", - ди Максим Шевченко аңлатма биреп.
Максим Шевченко мастер-классны әңгәмә рәвешендә үткәрде. Тула, Коми, Иркутск, Бурятия өлкәләреннән килгән һәм Татарстан журналистлары үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде, фикер алышу булды.