"Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә экстремизмга каршы, шулай ук милләтара һәм конфессияара тематиканы яхшыртуда иң яхшы дип табылган гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйгенең Гран-приен милләтара һәм конфессияара теманы бөтен яктан һәм оста итеп яктырту өчен “Шәһри Казан” газетасы алды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы мәкаләләр циклы белән “Интернет челтәрендәге иң яхшы язма” номинациясендә икенче урынны яулады, ә әлеге агентлыкның фотографы Рамил Гали “Иң яхшы фотосурәт” номинациясе буенча беренче дип табылды.
Республика Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан төбәкара экспертиза үзәгенең башкарма директоры, Татарстанның Экстремизмны, дискриминацияне һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге рәисе Вадим Козлов, Куркынычсызлык советы сәркатибенең беренче урынбасары Михаил Блинов һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова журналистларга, фотографларга, гаммәви мәгълүмат чаралары редакцияләренә югары профессиональ һәм социаль юнәлештәге эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Барлыгы экстремизмга каршы тематиканы яктырту буенча оештырылган бәйгегә 392 гариза кабул ителгән. Бүләкләү фонды 475 мең сумны тәшкил иткән. “Иң яхшы телесюжет (телевизион тапшыру) номинациясендә журналист Инна Данилова ("Татарстан" ДТРК) җиңүче дип табылган. Икенче урын “Баулы радиосы һәм телевидениесе”нә бирелгән.
"Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясендә икенче урын радиотапшырулар циклы өчен “Татарстан” радиосына бирелгән, ә беренчелекне “Нократ дулкыннары” радиосыннан Айгөл Әхмәтшина яулаган.
"Басма матбугатта иң яхшы язма” номинациясендә "Казанские ведомости" газетасына беренче урын бирелә. Ә икенче урынга мәкаләләр циклы белән “Шәһри Казан” журналисты Дилбәр Гарифуллина лаек була. Шулай ук "Мәгариф" журналы да мәкаләләр циклы өчен диплом белән бүләкләнеп уза.
“Интернет челтәрендәге иң яхшы язма” номинациясендә мәкаләләр циклы белән "Республика Татарстан" газетасы җиңүче калды, икенче урын – Islam-Today интернет-порталында.
Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында милләтара һәм конфессияара теманы яктырту буенча уздырылган бәйгенең бүләк фонды 550 мең сумны тәшкил иткән. Анда катнашу өчен 876 эш кабул ителгән.
“Иң яхшы телесюжет (телевизион тапшыру)” номинациясендә җиңүче булып “Туган тел» телевизион тапшырулар циклы өчен Полина Кастрицкая («Татарстан-24» телеканал) табылды, икенче урында – “Каравай” телевизион тапшырулар өчен Зөлфия Әсәдуллина ("Татарстан – Яңа гасыр" ТРК).
"Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясендә беренче урын тапшырулар циклы өчен “Татарстан” радиоканалына бирелгән, икенче урынга “Дорогой любви” радиоспектале өчен "Нократ дулкыннары" лаек булган.
"Басма мәгълүматта иң яхшы язма” номинациясендә “Идел” журналы беренче булып кала, икенчедә – мәкаләләр циклы белән “Актаныш таңнары” газетасы журналисты Ләйсән Тимерова.