Татарстан Мәдәният министрлыгы "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотобәйгесе игълан итте. Бәйгегә 2017 елның 25 сентябреннән 10 ноябренә кадәр “Халык гамәли сәнгате”, “Традицияләр һәм йолалар”, “Портрет” номинацияләре буенча кабул ителә.
Фотобәйгедә Россия территориясендә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Анкета-гариза һәм эшләр фотобәйге нигезләмәсендә күрсәтелгән вакытта тапшырылырга тиеш.
Нигезләмә белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы рәсми сайтында таныша аласыз.