Татарларны матур сүз белән генә алдый алмассың. Татарстанда реклама эшләми. Танылган журналист, сценарист Айсылу Хафизова Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында оештырылган “Иртәнге бизнес чәй” форматындагы очрашуда шулай дип белдерде.
Айсылу Хафизованың “Рекламага акчаң булмаса, журналистлар белән ничек дуслашырга” исемле лекциясе шулай башланып китте. Айсылу чыгышында статистика һәм цифрлар кулланмаячагы турында әйтте. Бары тик үз тәҗрибәсеннән чыгып, үз тормышыннан мисаллар китереп сөйләвен әйтте.
Мәгълүмат өчен. Мөселман хатын-кызлары өчен оештырылган “Иртәнге бизнес чәй” проектының авторы - психолог Зөлфия Максутова. Әлеге очрашуда ислам кануннары буенча яшәүче ханымнар үз бизнеслары турында сөйләп фикердәшләр таба ала.
Очрашуга уңышлы бизнес-ледилардан башлап, үз эшләрен башларга хыялланган хуҗабикәләргә кадәр егермеләп яшь хатын-кыз килгән иде. Очрашу танышудан башланды, Айсылуның лекциясе белән дәвам итте һәм бирелгән темага фикер алышулардан соң чәй табыны янында төгәлләнде.
Айсылу Хафизованың лекциясеннән тезисларны – рекламага акча түкмичә генә уңышка ирешү серләрен “Интертат”тан укыгыз.