“Эхо Москвы” сайтында бүген иртән татарча башисемле язма урнаштырылган. Ул “Рәхим итегез, XIII Казан Халыкара Мөселман киносы Фестивале!”, дип атала. Исеменнән үк күренгәнчә, язмада сүз Казан Халыкара мөселман киносы фестивале хакында бара. Мәкаләнең авторы — сәясәтче Дарья Митина. Ул анда фестиваль ачылышы хакында тәфсилләп язган һәм алга таба фильмнарга рецензияләрен язарга вәгъдә биргән.