Август аенда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтына 2 миллион 94 мең 459 кеше кергән. LiveInternet интернет-порталы мәгълүматлары шул хакта сөйли.
Бу – агентлык тарихындагы иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Дүрт ай эчендә мәгълүмат агентлыгы коллективы ресурстан файдаланучылар санын ике тапкыр арттыруга ирешкән.
Шунысын да искәртик: быелның маенда «Татар-информ» агентлыгы, «Медиалогия» компаниясе мәгълүматлары нигезендә, 2017 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң еш телгә алына торган гаммәви мәгълүмат чаралары исемлегенең беренче баскычында урнашты. «Татар-информ» әлеге исемлектә Business-gazeta.ru интернет-басмасын – 33, Realnoevremya.ru электрон ресурсын 258 пунктка узып китте.