ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

4 апрель көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә дүртенче «Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз конкурсының Гала-концерты булачак.


29
март, 2024 ел
җомга

Бүген, 29 мартта, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 12нче Республикакүләм ифтар узачак. Оештыручылар кунаклар өчен ишекләрне 15.00 сәгатьтә ачачак, ә ифтарга килә алмаучылар өчен Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе YouTube-та «Татар-информ» каналында туры эфирда күрсәтеләчәк.

 


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Гаилә елында «Фокуста – гаилә» бөтенроссия журналистлар конкурсы игълан ителде. Конкурс гаилә һәм балачак проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә, балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән алдынгы социаль тәҗрибәләрне таратырга, балаларның һәм балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга булышучы социаль өлкә казанышларын яктыртырга һәм таратырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук ул гаилә кыйммәтләрен ныгыту, ата-аналарның абруен күтәрү өчен аралашу ысулы да булачак.


22
март, 2024 ел
җомга

Бүген Казан шәһәренең 187 нче күп профильле лицеенда «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабының «Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча җиңүче-юниорларны бүләкләү тантанасы узды. Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

 

Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы  –  ТЭФ-2024 кысаларында  массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында  энергияне сак тотуны, энергетика нәтиҗәлелеген арттыруны яктыртуга һәм пропагандалауга конкурс үткәрелә.

Агымдагы елның 11 – 24 июнендә БРИКС илләренең спорт уеннары булачак. Бу – БРИКС икътисад төркеменә керә торган  дәүләтләр арасында ел саен уза торган спорт ярышы. Уеннар 2016 елдан бирле үткәрелә, быел ул беренче тапкыр Россия Федерациясендә уза.


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Эшләр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (3 подъезд) 2024 елның 12 апреленә   кадәр кабул ителә. Конкурс эшенә «Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесенә» дигән тамга салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03.


20
март, 2024 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре Совет районында урнашкан  187 нче күппрофильле лицейда «Профессионаллар-2024» чемпионатының «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча региональ этабы ачылды.


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2) 23 мартта 12.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.


17
март, 2024 ел
якшәмбе

Әнә шундый бәяне ТНВ телемарафонына «Гаилә белән сайлыйбыз» «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International