Казанда «Татар сүзе» телевизион нәфис сүз конкурсының гала-концерты узачак

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

4 апрель көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә дүртенче «Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз конкурсының Гала-концерты булачак.

Чараның төп оештыручысы –  ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында да яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә  «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.

Конкурсның максаты – туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классик әдәбиятны популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту.

Чара нәфис сүз һәм телевизион кадрлар әзерләү өлкәсендә талантлы башкаручыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү җәһәтеннән зур әһәмияткә ия.

Конкурс июль аенда башланган иде. Гаризалар дүрт ай дәвамында кабул ителде. Эшләрне мәртәбәле жюри бәяләде. Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, чөнки конкурс дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар халкында зур кызыксыну уятты һәм Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Швейцариядән 3 000 дән артык гариза керде. Бу күрсәткеч конкурсны халыкның кабул итүе һәм яратуы турында сөйли.

Иң күп гаризалар поэзия номинациясенә кабул ителде. Иҗади гаиләләрнең быел да актив булуына игътибар итәргә кирәк. Бу сезонның яңалыгы «Туган тел» махсус номинациясе булды. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнашты.

Катнашучылар классик һәм бүгенге язучылар әсәрләрен яки үз әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, «Татар сүзе» үз тирәсенә төрле халыклар вәкилләрен җыйды һәм милли мәдәниятне популярлаштыруда әйдәп баручыга әверелде.

4 апрельдә тантаналы рәвештә 37 җиңүче игълан ителәчәк, аларның һәркайсы акчалата бүләк алачак. Конкурсның премия фонды 1500 000 сум тәшкил итә.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында да яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырачак.

Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча 37 видеоязма һәм биш телевизион тапшыру әзерләнә. Димәк, аларны бөтен Россия күрәчәк һәм  ишетәчәк!

Чарада татар эстрадасының танылган йолдызлары да катнашачак. Программаны Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, халыкара конкурслар лауреатлары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алмас Хөсәенов, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары бизәячәк.

Гала-концертның премьера трансляциясе «Татарстан - Яңа Гасыр» һәм «ШАЯН ТВ» телеканалларында күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International