ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

Россия матбугаты көне Татарстанда йөзләгән талантлы һәм үзенчәлекле кешене берләштерә, аларның тырышлыгы белән Татарстан журналистикасы үсеш ала һәм камилләшә. Бу хакта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев адресына юллаган котлавында белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан котлады.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Милли китапханәсендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрүне оештыру комитеты утырышы узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Казанда  Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында  “Миллиард.Татар” басмасының «Ел татарлары» рейтингында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

«Шәп» Татарстан блогерлары фестивалендә ТР Дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика конкурсында җиңүче блогерларны бүләкләделәр.

Россия һәм Кытай хезмәттәшлегендә Татарстанның роле нинди? Алты шәһәр белән тугандашлык  һәм 11Кытай провинциясе белән хезмәттәшлек турында  килешү.


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе – юл хәрәкәте иминлеген яктырту. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе утырышында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде.


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Россиядә вакытлы матбугат сатыла торган киосклар һәм павильоннар саны бер ел эчендә 7,3% ка кимегән. Татарстанда матбугат сату объектлары саны хәзер нормативтан өч тапкырга кимрәк. Газета һәм журналлар сатуны ничек элекке хәленә кайтарырга, матбугат киоскыларына укучыларны ничек җәлеп итәргә, бүген Казанда экспертлар шул хакта фикер алышты.


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Конкурс «Татарстан Республикасында 2023 - 2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы блогларны ачыклау максатыннан уздырыла. Гомуми приз фонды - 565 000 сум.


8
декабрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 8 декабрендә коррупциягә каршы Республика форумы кысаларында «Коррупциягә журналист карашы» журналистлар конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International