Сәфәров: Россия матбугаты көне Татарстанда йөзләгән талантлы кешене берләштерә

2024 елның 14 гыйнвары, якшәмбе

Россия матбугаты көне Татарстанда йөзләгән талантлы һәм үзенчәлекле кешене берләштерә, аларның тырышлыгы белән Татарстан журналистикасы үсеш ала һәм камилләшә. Бу хакта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев адресына юллаган котлавында белдерде.

«Тармак ветераннары тарафыннан салынган һөнәри традицияләргә тугрылык һәм шул ук вакытта яңалыкка ачыклык - цифрлы форматларны һәм коммуникатив технологияләрне актив үзләштерү - массакүләм мәгълүмат чараларының уникаль потенциалын һәм киң аудиториянең өзлексез кызыксынуын саклап калырга ярдәм итте. Шунысы да мөһим, сез һәрвакыт һәм бигрәк тә хәзерге гади булмаган чорда намуслы миссиягә тугры каласыз — мөһим хәбәрне намуслы һәм объектив җиткерү, җәмгыять һәм хакимият арасындагы диалогны тәэмин итү, рухи-әхлакый кыйбла формалаштыру», диелгән телеграммада.

Әсгать Сәфәров Россиядә Гаилә елы һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән 2024 ел республиканың һәм илнең уңышлы үсеше һәм имин киләчәгенең мөһим кыйммәтләрен популярлаштыра торган материаллар циклы белән билгеләнәчәгенә ышаныч белдерде.

«Сезгә һәм «Татмедиа» агентлыгының барлык хезмәткәрләренә җаваплы өлкәдә уңышлар, файдалы идеяләр һәм яхшы башлангычларны гамәлгә ашыруда илһам һәм энергия, шулай ук нык сәламәтлек һәм бәхет телим», - диде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» Директорлар советы рәисе.

Журналистларны Россия матбугаты көне белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.

2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү турындагы карарны имзалады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында 2024 елны республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. 2023 елның 14 сентябрендә ул шул хактагы карарны имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International