Татарстандагы радиоканал һәм газета Уфада «Алтын курай» бәйгесендә приз яулады

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова һәм «Татмедиа» АҖ филиалы - «Мамадыш-информ» җитәкчесе Светлана Ханова Уфада «Алтын курай» бәйгесендә призлы урыннар яулады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Венера Якупова «Мустай Карим — владыка и слуга...» материаллар сериясе өчен «Я не случайный гость земли родной» номинациясендә беренче урынга лаек булды. 

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы - «Мамадыш-информ» җитәкчесе Светлана Ханова «Вятские волны» радиоканалында эфирга чыгучы «Поэтический максимум» программасы өчен «Белый лист кладу перед собой» номинациясендә икенче урынны яулады.

26 октябрьдә Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театрында «Алтын курай» халыкара бәйгесендә җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Бәйге Башкортстан Республикасы оешуга һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелде.

Конкурска Чехия, Канада, Кытай, Төркия, Азәрбайҗан, Дагыстан, Татарстан, Якутия, Алтай, Хакасия, Мордовия, Красноярск крае, Свердловск, Брянск өлкәләре һәм Мәскәүдән йөздән артык эш килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International