Түбән Камада беренче газеталарны цифрлаштырдылар

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Сканер тирәсенә газетаны кәгазь макетка сала торган заманаларны хәтерләүче аксакал журналистлар – Галина Бортникова, Виктор Шадрин җыелды.

Түбән Кама архивында шәһәрдә нәшер ителгән беренче газетларны цифрлаштыра башладылар. Әлеге гамәл республика конкурсында җиңеп алынган сканер ярдәмендә башкарыла. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шактый зур сканер янына  Түбән Каманың аксакал журналистлары – Галина Бортникова, Виктор Шадрин, Фирая Моратова, Галина Суздальцева һәм башкалар җыелды. Әлеге легендар шәхесләр газетаны кәгазь макетларга сала торган чорларны хәтерли. Тарихи вакыйгада Түбән Кама  районы башлыгы урынбасары Эльмира Долотказина да катнашты.

Сканер аша чыгарылган газеталарны хәзер Түбән Каманың теләгән һәр кешесе укый ала:  архивның уку залында шундый мөмкинлек тудырылган. Киләчәктә күчерелмә нөсхәләр Интернет челтәренә дә куелачак, бу инде “Ленинская правда” һәм “Туган як” басмаларының беренче номерлары белән танышуны тагын да җиңеләйтәчәк. Ләкин моның өчен белгечләрнең  20 меңләп газета битен цифрлаштырасы бар әле.

“Нижнекамская правда” газетасында 30 елдан артыграк эшләгән Галина Бортникова аеруча шатлануын белдерде, элек газеталар тегелмәдә саклану сәбәпле, саргаеп, тузып бетә торган булган, кайберләре ертылган да. Ә хәзер аларның тулысынча сакланып калуы өчен шартлар тудырыла, газеталар гасырлар буена сакланырга мөмкин. Шулай да, журналист фикеренчә,  электрон газеталар басма матбугатны юкка чыгарырга мөмкин. Кечкенәдән басма газета укып үсмәгән буын өчен аларның кыйммәте зур түгел.

 «Минем өчен, балачактан “Пионерская правда” кебек басмаларны укып үскән буын өчен газета битләре изге китап кебек. Безнең буын барында басма газеталар да яшәячәк әле», – дип белдерде Галина Бортникова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International