Дәүләт сатып алулары мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы  дәүләт комитеты, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм “Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге” Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә  контракт системасы мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында  иң яхшы яктыртуга конкурс  игълан итә.

Конкурсның максатлары:

–          сатып алулар өлкәсендә контракт системасының эшләве, сатып алулар өлкәсенең  ачык һәм үтәкүренмәле булуы турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлыгын арттыру;

  • сатып алулар өлкәсендә контракт системасының эшләве, бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту, конкурентлыкка сәләтле мохит булдыру, инновацияләрне хуплау мәсьәләләре турында халыкның актив фикер алышуын стимуллаштыру;
  • республика товар җитештерүчеләренең игътибарын дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларда катнашу мәсьәләләренә җәлеп итү;
  • кече эшкуарлык субъектларының, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның, инвалидлар оешмаларының, җинаять-төзәтү системасы учреждениеләренең һәм предприятиеләренең игътибарын дәүләт һәм муниципаль сатып алулар мәсьәләләренә җәлеп итү.

Конкурста катнашу өчен 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 октябренә кадәр (31 октябрьне дә кертеп) дөнья күргән, конкурс шартларына туры килә торган эшләр кабул ителә.

Конкурс эшләре 2018 елның 31 октябренә кадәр (31 октябрьне дә кертеп) 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Сораулар белән “Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге” Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 86 йорт, кабул итү бүлмәсе, e-mail: crz.rt@tatar.ru, тел. (843) 212-28-24. Җаваплы зат: Гыймранова Неля Рөстәм кызы.

Конкурсның нигезләмәсе

Конкурста катнашуга гариза

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International