Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләклиләр

14 май 2018 ел., дүшәмбе

18 майда, Татарстан Матбугаты көне алдыннан, Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан журналистикасы һәм массмедиа өлкәсендәге XXI «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Быел бүләкләр ун номинациядә («Һөнәргә тугрылык», «Танылу», «Туган тел», «Объектив аша караш», «Журналистикада исем» һ.б.) тапшырылачак.

Тантана кунакларын татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасы көтә. Бәйгенең тантаналы өлеше башланыр алдыннан «Россия 24» телеканалы баш мөхәррире Евгений Бекасов «Мираж» кунакханәсенең конференцияләр залында гаммәви мәгълүмат чаралары өчен «Төбәк мәгълүмати контенты белән эшләү» дигән темага ачык семинар үткәрәчәк.

  • Бәйгегә гаризалар кабул итү төгәлләнгән инде. «Бәллүр каләм» конкурсының оештыру комитетына Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән 1,5 меңгә якын гариза килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования