Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең хәбәрчеләр пунктында булды. Телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов һәм махсус хәбәрче Динара Хәбибуллина ТР Президенты өчен презентация үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан китап нәшрияты тарихи китаплар, балалар басмалары, яшь һәм легендар татар авторларының яңа әсәрләрен тәкъдим итә.
29 ноябрьдән төбәк телеканалларының программаларына беренче мультиплекс кысаларында көнгә бишәр сәгать цифрлы эфир тапшырулары биреләчәк. Региональ вакытлар ОТР телеканалында иртән 6.00 дән 9.00 гә кадәр һәм кич белән 17.00 дән 19.00 гә кадәр трансляцияләнәчәк.
Татарстанның төбәк чемпионатында «Полиграфик технологияләр» компетенциясендә Казан технология университеты студенты иң яхшысы дип танылды.
Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли конференция "Ногай" кунакханәсенең Тукай конференцияләр залында үтте.
Вице-премьер чыгышында китап бастыру эше ветераннарына рәхмәтен җиткерде.
Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган бәйрәм Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бара.
Татарстан Президенты шәхсән үзе 2018 елның ноябрендә эфирны эшләтеп җибәрү символик төймәсенә басып,татар телле балалар телевидениесенә старт бирде.
Казанда «Татмедиа» республика агентлыгы һәм «Мир» ТРК тарафыннан оештырылган «Танцемания» концерты булып узды.
Казанда Халыклар бердәмлеге көнен «Танцемания» программасы белән билгеләп үттеләр. Казанлыларны һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунакларын Россия эстрадасы йолдызлары Burito, «Винтаж» һәм DJ Groove, шулай ук «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Мир» ТРК рәисе урынбасары Владимир Казарезов котлады.
30 октябрьдә «Казан ярминкәсе»ндә «АРТ-галерея. Казан» күргәзмәсе
кысаларында VI Россиякүләм «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» исемле
фотоконкурста һәм Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары өчен республика
журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.