Футбол буенча дөнья чемпионаты Казан шәһәре матбугат үзәге бүгеннән журналистларны кабул итәргә әзер. Кабул итүче шәһәрләр арасында журналистлар өчен үзәкне Мәскәү шәһәре беренчеләрдән булып 4 июньдә үк ачкан иде. Төбәкләрдәге матбугат үзәкләре үз эшен бүгеннән башлап җибәрә.
Шактый шау-шу тудырган “Зөләйха күзләрен ача” (“Зулейха открывает глаза”) романы авторы Гүзәл Яхина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа китабын бүләк итте.
Яхина “Татмедиа” агентлыгы янында “Укый Казан, укый Татарстан” китап фестивале мәйданчыгында “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романын тәкъдим итте. Ул фестиваль кунаклары белән әсәрләренең язылу тарихын уртаклашты һәм Идел буе немецлары тормышы турындагы яңа китабының кыскача сюжетын сөйләде.
Бу вакытта Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды. Шуннан соң ул китап фестивале мәйданчыгына килде һәм Гүзәл Яхина белән сөйләште. Язучы аңа яңа романы турында сөйләде һәм китабын бүләк итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” бинасы янындагы полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды.
Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” Гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Республика лидеры белән бергә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар йөрде.
Бульварда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә” һәйкәл куелган.
Татарстан Президенты һәйкәлгә кызыл розалар куйды һәм тын калып басып торды. Аннан соң һәйкәлгә шәһәр башлыгы да чәчәк салды.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте.
Конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:
Гәҗитебезне яздыручыларның һәркайсы акциядә катнаша һәм кыйммәтле бүләк ота ала.
2018 елның II ярты еллыгына (6 айга) яздырган квитанцияләр күчермәсен 2018 елның 18 июненә кадәр (авыл халкы үтенече буенча көне үзгәртелде) редакциягә китерегез яки tetuch_awangard@rambler.ru электрон почтасы аша юллагыз (элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтүегез сорала).
Җиңүчеләр (“Тәтеш таңнары”, “Авангард” гәҗитен яздырган өчәр кеше) 2018 елның 25 июнендә квитанцияләрне уйнату барышында билгеләнәчәк.
“Камская новь”- “Кама ягы” газетасы редакциясе “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ һәм Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә Балаларны халыкара яклау көне һәм җылы җәй башлану уңаеннан “Имин юллар” гаилә конкурсы башлану турында игълан итә.
Анда 4тән 7 яшькәчә балалар һәм аларның әти-әниләре катнаша. Ике номинация күздә тотыла. Беренчесе – балалар өчен: А4 форматта “Юл хәрәкәте кагыйдәләре рәсемнәрдә” рәсем конкурсы, ул “Имин юллар” социаль проект кысаларында үткәрелә. Беренче турда катнашкан балаларның әти-әниләре өчен – “4-7 яшьлек балалар өчен кроссворд” номинациясе.
Барлык рәсемнәр һәм кроссвордлар газета сайтына урнаштырыла. Аларны фотога төшерергә яки сканировать итәргә кирәк, аннан газетаның электрон адресына novayakama@yandex.ru җибәрергә була.
Төп приз – балалар велосипеды. Икенче урынга – GPS-трекер сәгате. Өченче урын өчен – үстерүче келәм-пазл. Калган катнашучылар да бүләкләр алачак.
Игътибар: һәр катнашучыдан берәр эш кабул ителә. Конкурста “Камская новь” электрон почтасына novayakama@yandex.ru килгән эшләр генә катнаша. Катнашучының фамилиясен һәм исемен, яшь рәссамнең яшен, элемтәгә керү өчен телефонын күрсәтү мәҗбүр. Эшләрне кабул итүнең мәҗбүри шарты – соцчелтәрләрдә конкурс шартлары белән уртаклашу.
Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Конкурс администрациясе финалга чыгучылар санын киметү (әгәр катнашучының эше 50дән әз тавыш (лайк) җыйса) һәм арттырулар ачыкланганда катнашучылар тавышларын юкка чыгару хокукына ия.
Тулырак мәгълүматны һәм конкурс шартларын газета сайтыннан бу сылтама буенча укыгыз: http://laishevskyi.ru/contest/semeynyy-konkurs-bezopasnye-dorogi
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 1 июньнән, районыбыз башлыгы игълан иткән «Иң яхшы ишегалды» бәйгесенең старт алуын кабат исегезгә төшерәбез.
Исемендә «ишегалды» сүзе кулланылса да, капкагызның эчке ягындагы гүзәллек сурәтләнгән фотолар катнашмаячак. Бары тик йортыгызның урам ягы тирәсенең төрле эшләнмәләр һәм гөл-чәчәкләр белән бизәлеше, чиста-пөхтәлеген тасвирлаган фотолар гына конкурска кабул ителә. Җәй фасылының һәр өч аенда, үз кулларыгыз белән булдырган матурлыкның сакланышын дәлилләгән фотоларыгызны көтеп калабыз. Бүләкләр дә, узган елдагы кебек үк, бик саллы булачак. Фотоларны yashel_uzen@mail.ru почтасына җибәрегез.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары арасында антиэкстремистик тематикасы буенча иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте. Гаризалар катнашучылардан 20.02.2018 кабул ителә башлый.
Лауреатларга “Вакыйгалар үзәгендә” Бөтенроссия фестиваленә юллама, сын, дипломнар тапшырылды.
Татарстан Республикасында журналистика һәм массмедиа өлкәсендә 2018 елгы ”Бәллүр каләм” XXI бәйгесе номинантлары