Россиядә “Журналистлар – җирле хакимият өчен” конкурсы старт ала. Массакүләм-мәгълүмат чараларында чыккан 131-нче номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен, муниципаль реформа уздыру барышын һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген яктырта торган иң яхшы материаллар Мәскәүдә билгеле булачак.
Иртәгә, 18 февральдә 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2015 елда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе эше һәм 2016 елгы эшчәнлекнең өстенлекле юнешләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Иртәгә, ягъни 18 февральдә сәгать 10да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенроссия татар шамаиле конкурсына багышланган матбугат конференциясе була.
Иртәгә, 16 февральдә, 13.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Әлмәндәр варислары" Ш.Биктимеров исемендәге балалар театр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы ачылуга багышланган матбугат конференциясе була.
Казан үзәгендәге “Ногай” кунакханәсенең “Тукай” конференц-залында Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовны (1936-2005) искә алу кичәсе уздырылды. Әгәр исән булса, аңа бүген төгәл 80 яшь тулган булыр иде...
12 февраль көнне 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында "2016 елда инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары һәм шифаханә-курортта дәвалану белән тәэмин итү" темасына матбугат конференциясе үткәрелә.