Иртәгә, 10 мартта 11.00дә, "Татар-информ" агентлыгында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының VII съездына багышланган матбугат конференциясе була.
Журналистларның сорауларына ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Елена Белоглазова, "Эбиволь" ЯАҖ директоры, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе урынбасары Татьяна Забегина, Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры Асия Тимирясова җавап бирәчәк.