Ләбиб Леронга бүген Гамил Афзал премиясе тапшырылды

2016 елның 16 декабре, җомга

Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премия иясе аталды, дип хәбәр итә "Идел" журналы. Премияне гамәлгә куючылар - Актаныш хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Гамил Афзал исемендәге әдәбия премиянең беренче иясе - күренекле драматург Туфан Миңнуллин. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов ия булды.

Бүген исә Актаныш мәдәният сараенда Гамил Афзал премиясенең алтынчы иясе аталды. Бүләккә шагыйрь, публицист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон ия булды. Премияне аңа Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды, диелә хәбәрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International