«Татар-информ» агентлыгында «Путеводитель до Берлина» китабы презентацияләнә

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

Иртәгә, 6 майда11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Путеводитель до Берлина. Удивительные истории о семейных реликвиях войны» китабын презентацияләүгә багышланган матбугат конференциясе уздырыла.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм китап авторы, «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова катнаша.

ММЧ вәкилләре матбугат конференциясендә катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International