Иртәгә, 27 апрельдә, 10.00да «Татар-информ» агентлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгын үстерү мәсьәләренә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша.
Чарада катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча узарга була.